Министрлыкның коррупциягә каршы тору буенча агымдагы елдагы эшенә йомгак ясалды

2019 елның 20 декабре, җомга

2019 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышы барышында Министрлыкта коррупцион шартларны киметү буенча күрелә торган чаралар, тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен контрольдә тотканда коррупциягә каршы тору өлкәсендә законнарны үтәү, министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре мәсьәләләре каралды, шулай ук 2019 елда Министрлык тарафыннан уздырылган  "Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру" һәм "Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру", социаль-икътисадый мониторинг буенча Татарстан Республикасы Комитеты тарафыннан үткәрелгән "Татарстан Республикасында халык фикерен өйрәнү"  социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре каралды.

Рөстәм Заһидуллин үз чыгышында комиссиянең 2019 елга эш планы үтәлешенә йомгак ясады, шулай ук министрлыкның 2020 елга эш планы проектын тәкъдим итте.

Комиссия утырышында шулай ук юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, муниципаль регистрны алып бару һәм җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов, норматив хокукый актларны теркәү һәм эшчәнлекне хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Эльмира Слепнева, финанс бүлеге башлыгы Наилә Гыйззәтуллова, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы совенигы Екатерина Никитина, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты, шулай ук коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, Комиссия секретаре Марсель Сөләйманов чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International