2019 елның 19 һәм 20 декабрендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратларында һәм ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар узды.
Конкурста җәмәгать судьялары аппаратына 27 претендент катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән җиңүчеләр дип танылдылар:
Фәттахова Алсу Мөнәвир кызы - Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Гарифуллина Алинә Николаевна - Татарстан Республикасы Менделеевск суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Ситдыйкова Эльвина Рифкать кызы - Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 22 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Маннанова Гөлназ Нурулла кызы - Татарстан Республикасы Кукмара суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Заһидуллина Анжелика Владимир кызы - Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире вазыйфасына;
Хәйрисламова Виктория Евгеньевна - Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире вазыйфасына;
Климашевская Ирина Валерьевна - Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире вазыйфасына;
Гайнуллина Резедә Рәсим кызы - Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 19 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире вазыйфасына;
Климчук Анастасия Константиновна - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Сардаев Макар Вячеславович - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Миңнегалиева Екатерина Александровна - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Гыйлметдинова Гөлназ Фәнил кызы - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Гыйльманова Алия Наил кызы - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече-канцелярия мөдире вазыйфасына.;
Ерышканов Денис Александрович - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире вазыйфасына.
Конкурс комиссиясе тарафыннан Домотырко Юлия Сергеевнаны, Акбашева Айгөл Ислам кызын, Шәяхмәтова Дилбәр Фәрит кызын, Кузовенков Андрей Игоревичны, Михайлова Анна Анатольевнаны, Перунова Динара Марат кызын, Миңнегалиева Екатерина Александровнаны Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары вазыйфаларның өлкән төркеменә кадрлар резервы составына кертү турында карар кабул ителде.
Конкурста катнашу өчен ТР Юстиция министрлыгына 5 кеше гариза биргән, шуларның берсе конкурска килмәгән.
Конкурс комиссиясе карары белән җиңүчеләр дип танылдылар:
Гайфетдинов Ленар Радик улы - хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече;
Зәйнуллина Энҗе Дамир кызы - финанс бүлеге начальнигы урынбасары вазыйфасына.
Конкурс комиссиясе карары белән ТР Юстиция министрлыгының кадрлар резервына Курашова Ләйсән Рәдиф кызы кертелде.