Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" узды.
"Түгәрәк өстәл" эшендә Казан шәһәре суд участокларының җәмәгать судьялары һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Чара барышында җәмәгать судьялары белән проблемалы мәсьәләләр, аерым алганда, почта җибәрүләре, электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасында хезмәт дисциплинасы һәм эшләү мәсьәләләре каралды, шулай ук уртак эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм киләсе елга бурычлар билгеләнде.