2012 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта өч мәсьәлә каралды.
Беренче мәсьәлә - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Индивидуаль торак төзү зонасында күпфатирлы йортларны законсыз төзү очракларын булдырмау һәм туктатып калу буенча методик тәкъдимнәрне раслау турында” карар проекты турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары А.С. Ахметшин җиткерде. Әлеге мәсьәлә хакында фикер алышу барышында документны эшләп бетерү таләп ителү ачыкланды.
Комитет әгъзаларына җир салымын җыю чаралары турында һәм Зеленодольск муниципаль районы территориясе чикләре эчендә урнашкан җир кишәрлекләренең кадастр хакына ризасызлык белдерү буенча суд процессларында катнашу хакында мәгълүматны Зеленодольск муниципаль районы башлыгы С.Л. Батин бирде.
Өченче мәсьәлә – җир кишәрлекләренә кадастр хакын аларның базар хакы күләмендә билгеләү турындагы бәхәсләр буенча суд эшләрен карау тәҗрибәсе, шулай ук индивидуаль торак төзү өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә күпфатирлы йортлар төзүнең законлылыгына дәгъва белдерү хакында Татарстан Республикасы Арбитраж судының суд тәҗрибәсен анализлау һәм гомумиләштерү бүлеге җитәкчесе К.П.Андреев чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советына әлеге мәгълүматны муниципаль берәмлекләр башлыкларына җиткерергә тәкъдим ясалды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте