“Административ комиссияләрнең эшен оештыру” программасы буенча муниципаль хезмәткәрләр өчен квалификация күтәрү курслары

2012 елның 13 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның “2010-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәмТатарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү программасын раслау турында” 2010 елның 23 августындагы ПУ-552 номерлы указын тормышка ашыру кысаларында 2012 елның 12 ноябреннән алып 15 ноябренә кадәр Казан (Идел буе) федераль университеты базасында “Административ комиссияләрнең эшен оештыру” программасы буенча муниципаль хезмәткәрләр өчен квалификация күтәрү курслары оештырылды.
Республика муниципаль районнары һәм шәһәр округларының административ комиссияләрен төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча бирелгән дәүләт вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарылуын тикшереп торуны гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы күрсәтелгән программаны әзерләүдә һәм аңа ярашлы рәвештә муниципаль хезмәткәрләргә укулар оештыруда булышлык күрсәтте.
Квалификация күтәрү курсларында көн кадагына куелган темага кагылышлы гамәли материалны һәм гамәлдәге законнарны бәян итүче лекторлар буларак министр урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.М. Ибәтов һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм тикшереп тору бүлеге җитәкчесе А.А. Подтелков чыгыш ясар дип көтелә.
Уку барышында әлеге программаның мөһим мәсьәләләре каралачак, алар, аерым алганда, административ комиссияләрнең хокукый статусына, административ хокук бозулар турында эшләрне карау тәртибенә, профилактика чараларын оештыру һәм үткәрүгә карый. Уку программасында шулай ук административ комиссияләрнең җаваплы секретарьләренең үзара тәҗрибә уртаклашуын күз алдында тоткан практик дәресләр уздыру билгеләнә.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International