2020 елның 14 гыйнварында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә.
Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте кадрлар составы белән идарәнең бердәм мәгълүмат системасы» http://gossluzhba.gov.ru/ федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында бирелгән.
Конкурста катнашуга гаризаларны һәм тиешле документларны конкурс комиссиясе секретарена 2020 елның 3 февраленә кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт , 109 нчы бүлмә адресы буенча китереп бирергә кирәк.
Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 20 февралендә (якынча) булачак.
Конкурс уздырганда конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә (кадрлар резервына кертелүгә) конкурс уздыру турында нигезләмәне раслау турында» 2018 елның 26 июнендәге 55 од номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә (кадрлар резервына кертелүгә) конкурс уздыру турында нигезләмә нигезендә уздырыла торган тест һәм күзгә-күз әңгәмә нәтиҗәләре буенча бәяли.
Тест узуга әзерлек максатыннан кандидат конкурстан тыш үз мөмкинлекләрен бәяләү өчен «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте кадрлар составы белән идарәнең бердәм мәгълүмат системасы» http://gossluzhba.gov.ru/ федераль дәүләт мәгълүмат системасында тест узып карый ала.
Тулырак мәгълүмат түбәндәге телефон буенча: (843) 223-07-87.