Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы урынга конкурс турында игълан

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйәп баручы белгече вакантлы вазыйфасына конкурс игълан ителде.

Туларак мәгълүмат белән  «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасының http://gossluzhba.gov.ru/ сайтында танышырга була.

Конкурста катнашуга гаризаны һәм тиешле документларны 2020 елның 19 февраленә кадәр Казан шәһ., Кремль ур., 16 йорт, 109 кабинет адресы буенча китереп бирергә кирәк. Тел. 223-07-87.

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2020 елның 10 мартында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International