Бүген ТАССР юстиция министры, республиканың атказанган юристы Әнәс Таҗетдиновка мемориаль такта ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
1958 елда бетерелгәннән соң, ТАССР Юстиция министрлыгы 1971 елның 4 февралендә яңадан оештырыла, министр итеп Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов билгеләнә.
Әнәс Таҗетдинов министрлыкны республиканың әйдәп баручы ведомстволарыннан берсенә әверелдерә. Спорт һәм физик тәрбия мәсьәләләренә зур игътибар биреп, ул ведомство хезмәткәрләрендә бары тик эшкә сәләтлелек, аларга билгеләнгән максатларга ирешүдә аеруча ныклык тәрбияли алды.
Ул җитәкчелек иткән чорда Министрлык тарафыннан судларның һәм юстиция учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту, халык судьяларының, нотариусларның һәм адвокатларның эш шартларын яхшырту өчен күп эш башкарылды.
Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов ТАССР Юстиция министрлыгын 1987 елга кадәр җитәкләгән, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел" медале һәм "Партия һәм совет органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен"
Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Аңа 1987 елда "ТАССРның атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелә.
"Ул бик яхшы оештыручы һәм үз эшенең остасы булган.
Без Юстиция министрлыгы эшенең күп кенә оештыру һәм методик үзенчәлекләре аның җитәкчелегендә салынган дип ышанып әйтә алабыз", - диде Рөстәм Заһидуллин.
Министр шулай ук мемориаль тактаның Кремль урамының гына түгел, Казан шәһәренең дә бер бизәге булачагын һәм Әнәс Таҗетдинов шәхесенең тарихта нинди зур роль уйнавын искә төшереп торачагын билгеләп үтте.
Мемориаль такта Әнәс Габдулла улы эшләгән чорда министрлык урнашкан бина - Кремль ур., 12 йорт фасадына урнаштырылды.