5 февральдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә муниципаль берәмлекләр вәкилләре һәм суд приставлары катнашында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү, административ комиссияләр карарларын үтәү буенча вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеген оештыру буенча киңәшмә уздырылды.
2019 елда эш йомгаклары буенча комиссияләрнең һәм вәкаләтле вазыйфаи затларның эшчәнлеген анализлау нәтиҗәләре турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Г.И. Касыймова чыгыш ясады.
Штрафларны мәҗбүри тәртиптә түләттерү турында мәгълүмат белән Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең башкарма җитештерүне оештыру бүлеге башлыгы А.Р. Ибәтуллин чыгыш ясады.
Ахырда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов тарафыннан киңәшмәдә катнашучылар алдына административ штрафлар буенча бурычларны киметү нисбәтеннән уртак эшне оештыру буенча бурычлар куелды.