Белешмәләр тутыру мәсьәләләре буенча cеминар-киңәшмә

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

2020 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2019 ел өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

ТР Юстиция министрлыгында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәүче консультанты Константин Арсланов ТР Юстиция министрлыгында ТР дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлегенә кертелгән дәүләт граждан хезмәткәрләренә 2020 елда белешмә формасын тутыру белән бәйле төп яңалыкларны җиткерде, шулай ук аны тутыру буенча актуаль сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International