2020 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.
Комиссия утырышларында бәйсез экспертлар сыйфатында ТР дәүләт граждан хезмәте ветераны Валентин Ганчурин, "Россия юристлары ассоциациясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе Минфаикъ Вафин катнаштылар.
Конкурста 17 кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән җиңүчеләр дип танылдылар:
Инсапова Регина Илдар кызы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары консультанты вазыйфасына;
Төхвәтуллина Илзинә Морат кызы Казан шәһәре Совет суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары консультанты вазыйфасына;
Романова Кристина Васильевна Татарстан Республикасы Зеленодольск суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратларының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Буланова Юлия Валерьевна Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратларының суд утырышы секретаре вазыйфасына;;
Шәйхаттарова Лилия Наил кызы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратларының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире вазыйфасына;
Рәхмәтуллина Лилия Ленар кызы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратларының 2 нче разрядлы өлкән белгече-канцелярия мөдире вазыйфасына;
Горбунова Екатерина Андреевна Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратларының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире вазыйфасына.
Моннан тыш, конкурс комиссиясе өлкән төркем вазыйфаларына Филатова Эльмира Дамир кызын, Максимов Алексей Николаевичны, Шалаева Анастасия Александровнаны, Романова Кристина Васильевнаны, Хәмидуллина Наталья Сергеевнаны, Мөхәммәдиева Лилия Рәүф кызын, Таҗетдинова Лилия Ирек кызын, Мифтахетдинова Резилә Илшат кызын, Мухьянова Элина Илдар кызын, Тунгускова Гөлнара Шәмсетдин кызын республика җәмәгать судьялары аппаратларының кадрлар резервы составына кертү турында карар кабул итте.