Дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә  конкурс игълан ителә.

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте кадрлар составы белән идарәнең бердәм мәгълүмат системасы» http://gossluzhba.gov.ru/ федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында бирелгән.

Конкурста катнашуга гаризаларны һәм тиешле документларны конкурс комиссиясе секретарена 2020 елның 18 мартына кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт , 109 нчы бүлмә адресы буенча китереп бирергә кирәк, тел. 223-07-87.

Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 9 апрелендә (якынча) булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International