Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештыра

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Чара 2020 елның 11 мартында 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр " Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсендә  Оренбург тракты, 140 адресы буенча узачак.

Чарада катнашу өчен ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,  РФ Социаль иминият фондының ТР төбәк бүлеге, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Пенсия фондының ТР бүлеге, "Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы" Федераль казна учреждениесе вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар, шулай ук юридик клиникалар җәлеп ителде. 

Тулырак   (843) 223-09-43 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International