Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында кадрлар резервына кертелүгә конкурс

2020 елның 13 марты, җомга

2020 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына - җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече вазыйфасына кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан ителә.

Квалификация таләпләре:

 белгечлек (әзерлек юнәлеше) таләпләрен күрсәтмичә югары белем;

Россия Федерациясе Бюджет кодексын һәм Россия Федерациясе Салым кодексын белү;

дәүләт сатып алулары системасын белү.  

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/ http://gossluzhba.gov.ru/  

Конкурста катнашу өчен гаризаны, кирәкле документларны да өстәп,  2020 елның 2 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча конкурс комиссиясе секретаре кабул итә:
Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 223-07-87.

Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 28 апрелендә (якынча) узачак.

Конкурс үткәрү вакытында конкурс комиссиясе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәдә каралган тест нәтиҗәләре һәм шәхси әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министрының "Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәне раслау хакында"
2018 елның 28 июнендәге 55 од номерлы боерыгы белән расланган.

Кандидат тестка әзерләнү өчен "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/http://gossluzhba.gov.ru/   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International