Нурлат суд районы буенча җәмәгать судьялары участоклары бинасын карау

2020 елның 13 марты, җомга

Бүген Нурлат шәһәрендә масштаблы капиталь ремонт үткәргәннән соң җәмәгать судьялары бинасын карадылар.

Республиканың Нурлат суд районы җәмәгать судьялары тарафыннан гадел хөкем итү шартлары белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев,  Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Андрей Михайлов, шулай ук Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин таныштылар.

Чакырылган кунаклар, юстиция министры Рөстәм Заһидуллин белән бергә, яңартылган суд утырышлары залларын, судьялар кабинетларын, архив бүлмәсен һәм башка бүлмәләрне карап чыктылар, суд хезмәткәрләре һәм судка мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен тудырылган шартларның сыйфатын билгеләп үттеләр.

Капиталь ремонт кысаларында бинаның нигезен гидроизоляцияләү һәм ныгыту буенча эшләр башкарылды, коммуникацияләр, түбәләр һәм тәрәзәләр алыштырылды, эчке бизәү эшләре һәм территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды, шулай ук җиһазлар алмаштырылды, халыкның аз хәрәкәтләнүче катламнары өчен шартлар тудырылды.

Чара йомгаклары буенча җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән гомуми җыелыш уздырылды, аның ахырында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнгән коллегаларыбызны котлыйбыз!

Белешмә:

Бүгенге көндә Нурлат суд районында җәмәгать судьяларының ике участогы суд эшчәнлеген башкара. Алар оешканнан бирле 1971 елда төзелгән ике катлы бинада федераль суд белән бергә, гомуми мәйданы 36,4 кв.м булган мәйданны биләп эшләделәр, бу исә урнашуның норматив таләпләренә туры килми иде.  Соңрак, 2009 елның февралендә, Нурлат шәһәр суды күчкәннән соң,  Карл Маркс ур., 39 йорт адресы буенча урнашкан барлык бина Нурлат суд районы җәмәгать судьялары участокларына бирелде. 

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында юстицияне үстерү" программасы кысаларында Юстиция министрлыгы тарафыннан башкарыла торган капиталь ремонт 2020 елның гыйнварында тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International