Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләренең стажировкаларын ачу

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 19 мартында министрлык мәйданында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең "Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза" программасы буенча  быел беренче ике көнлек стажировкасы башланды.

Чараны ачу ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, ВШМУ белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.

Стажировка программасы норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген оештыруны өйрәнү һәм гамәлгә ашыруны күздә тота.

Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының, республиканың Менделеевск һәм Чистай муниципаль районнары башкарма комитетларының җитәкчеләре һәм әйдәп баручы хезмәткәрләре стажировка узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International