Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участокларында 2020 елның 19 мартыннан гражданнарны шәхси кабул итү туктатылачак

2020 елның 20 марты, җомга

 Коронавирус таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә, РФ Югары Суды карары белән республиканың җәмәгать судьялары участокларында гражданнарны шәхси кабул итү туктатыла, шулай ук суд процессларында катнашмаучыларга биналарга керү  чикләнә.

Искәрмә бары тик кичектереп булмый торган эшләр өчен генә. Мондый эшләр булып балигъ булмаган затның яки эшкә сәләтсез кешенең законлы вәкиленең гомерне саклап калу өчен кирәк булган  медицина хезмәтләреннән баш тартуы, мондый кешеләрнең  мәнфәгатьләрен яклау турында кисәтү чараларын сайлау, озайту, юкка чыгару яки үзгәртү процесслары тора. Шулай ук бу категориягә боерык формасында  карала торган һәм гадиләштерелгән эшләр керә.

Гражданнарга судка документларны Россия почтасы аша тапшырырга тәкъдим ителде.

Әлеге чикләүләр 2020 елның 19 мартыннан 10 апреленә кадәр гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International