Коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

2020 елның 25 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышында каралды:

комиссия составына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре;

2019 елда Министрлыкта коррупциягә каршы тору өлкәсендә башкарылган эшләр турында хисап;

2019 ел йомгаклары буенча норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре;

2019 елда Министрлык ихтыяҗлары өчен дәүләт заказын урнаштыру нәтиҗәләре, шулай ук дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашырганда Министрлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өлешендә идарә итүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү мәсьәләсе;

2019 елда "Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру" дәүләт программасын үтәү кысаларында үткәрелгән күчмә тикшерүләр нәтиҗәләре;

2019 ел йомгаклары буенча коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарының рәсми сайтлары бүлекләрен "Интернет" челтәрендә урнаштыруга карата бердәм таләпләрне үтәү мониторингы
 нәтиҗәләре;

коррупциягә каршы тору өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр;

Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан 2019 елның 9 аенда коррупциягә каршы тору буенча законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү практикасын анализлау нәтиҗәләре.

Комиссия утырышы барышында кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты, коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы консультанты, комиссия секретаре Константин Арсланов, Министрлыкның норматив хокукый актларны теркәү һәм эшчәнлекне хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәүче консультанты Наталья Андриянова, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Антон Воробьев, финанс бүлеге башлыгы урынбасары Гөлнара Галимҗанова, шулай ук түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International