Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видео аша кабул итү

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

2020 елның 25 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләрен һәм торак өлкәсендә эшләүче җаваплы белгечләрне  торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видео аша кабул итте.

Видео аша кабул итү барышында торак законнары мәсьәләләре буенча профильле министрлыклар һәм оешмалар вәкилләренә җаваплар бирелде, шулай ук Югары Суд вәкиле тарафыннан алар буенча өстәмә аңлатмалар бирелде.

Чарада республиканың Югары Суды судьясы Максим Нурмиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наталья Варламова, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе" юридик идарәсенең җирле үзидарә органнарына консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы урынбасары Фәрит Хаматов, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасының өлкән юристы Лилия Камалова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлегенең әйдәп барчы консультанты Светлана Бегунова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлегенең әйдәп баручы белгече Альбина Хәсәнова катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International