Исегезгә төшерәбез, узган елның августында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен карарларны электрон формада кабул итү мөмкинлеге булдырылды.
Карарларны электрон рәвештә алу өчен өйдән чыкмыйча, БИАС (Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы) стандарт учет язмасын кулланып, подписка рәсмиләштерергә кирәк. Әгәр хисап язмасы юк икән, аны gosuslugi.ru сайтында алырга мөмкин.
Язылу рәсмиләштерү өчен uslugi.tatarstan.ru сайтындагы «электрон карарларга язылу» өстәмә битеннән файдаланырга һәм заявка формасын тутырырга кирәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фото - һәм видеофиксацияләү комплексларыннан алынган мәгълүматлар нигезендә чыгарылган штрафлар турындагы карарларны гына электрон рәвештә алырга мөмкин.