«Без гнева и пристрастия» дип исемләнгән документаль фильмда Юстиция министрлыгы барлыкка килү һәм аның үсеше, ведомствоның ныгу этаплары, аның уңышлары, ТАССР һәм Татарстан Республикасы халкы алдындагы казанышлары турында, шулай ук министрлыкны җитәкләгән кешеләр турында сөйләнә. Фильмга шулай ук юстиция ветераннары белән интервьюлар кертелгән һәм аз билгеле булган фактлар да ачыкланган.
Фильм «Татарстан-24» телеканалында 17 апрельдә 18:30 һәм 22:30 сәгатьләрдә, шулай ук 18 апрель - шимбә көнне 08:30 сәгатьтә күрсәтеләчәк.