Җиңү тарихы

2020 елның 17 апреле, җомга

Алда зур бәйрәм-Җиңү көне! 

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Юстиция министрлыгы #бергаиләтарихыуртакҖиңү тарихы рубрикасын башлап җибәрә. Анда хезмәткәрләр гаиләләреннән булган һәм сугышчан хәрби юл узган геройлар, аларның батырлыгы һәм Ватан алдындагы казанышлары турында сөйләячәк.

Юстиция министрлыгы хезмәткәре Динара Мәүләшева үзенең бабасы Мәүләшев Харис Мәүләш улы - Бөек Ватан сугышы ветераны турында сөйләде.

Ул 1926 елның 3 апрелендә Чуваш АССРның Кайбыч районы Чүти авылында туган. Башлангыч мәктәпне тәмамлап, колхозда эшли башлаган. 1943 елда Совет Армиясенә алынган, анда Монголия территориясендә урнашкан Забайкалье фронтының 85 аерым укчылар батальонында, 1045 нче укчылар полкында  хезмәт иткән.

Харис Мәүләш улы Маньчжур операциясендә, Совет Кораллы көчләре һәм Монгол халык – революцион армиясе гаскәрләре  операцияләрендә катнашкан. 1945 елның 9-19 августында совет – япон сугышында, 1939-1945 елларда Икенче бөтендөнья сугышының йомгаклау этабында катнашкан.

Сугыш тәмамланганнан соң Харис Мәүләш улы Сахалинда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Диңгез пехотасында сапер булган,  Япон милитаристларының мирасы булган шартлаткыч җайланмаларны зарарсызландырган. 1950 елда Совет Армиясе сафларыннан демобилизацияләнгән.

Мәүләшев Харис Мәүләш улы батырлыгы өчен «Японияне җиңгән өчен» медале һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән кеше.   

Сугыш, безнең барыбыз өчен дә уртак Җиңү тарихы булып, һәр гаилә тарихында онытылмаслык эз калдырды. Безнең бурыч аны киләчәк буыннар өчен халкыбызның батырлык һәм каһарманлык тарихы буларак саклап калу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International