Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышында катнашты.
Утырыш кысаларында республиканың Чүпрәле, Буа, Лаеш районнары вәкилләре чыгыш ясадылар. Алар беренчел ихтыяҗ товарларының җитәрлек булуы һәм аларга бәяләр мониторингы нәтиҗәләре, хезмәт базарындагы агымдагы хәл, кече һәм урта эшкуарлыкны мониторинглау нәтиҗәләре турында сөйләделәр, шулай ук кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру кысаларында районнардагы кайбер кыенлыклар турында да әйттеләр.
Утырыш муниципаль районнар һәм Татарстан Икътисад министрлыгы вәкилләре тоташуында видеоконференцэлемтә режимында узды.