2020 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә - хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәүче белгече вазыйфасына конкурс игълан ителә.
Квалификация таләпләре: түбәндәге юнәлешләр (белгечлек буенча) югары белем:
магистрларга, бакалаврларга: «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Компьютер һәм мәгълүмати технологияләр», «Мәгълүмати иминлек», «Электроника, радиотехника һәм элемтә системалары», «Мәгълүмати технологияләр», «Гамәли математика һәм информатика», «Мәгълүмат системалары», «Математика», «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлешләрендә югары белем;»;
белгечләргә: «Мәгълүмати куркынычсызлык», «Мәгълүматны саклау технологиясе», «Мәгълүмат объектларын комплекслы яклау», «Автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын комплекслы тәэмин итү», «Техник разведкаларга каршы тору», Ммәгълүматны эшкәртү һәм идарә итүнең автоматлаштырылган системалары», «Автоматлаштырылган проектлау системалары», «Оештыру-техник системаларында операцияләрне модельләштерү һәм тикшерү», «Гамәли математика һәм информатика», «Математик тәэмин итү һәм мәгълүмат системаларын администрацияләү»белгечлекләре буенча югары белем.
Тулырак мәгълүмат "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмати системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.
Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документлар белән бергә, конкурс комиссиясе секретарена 2020 елның 20 маена кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырыла:Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 223-07-87.
Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 5 июнендә (якынча) булачак.
Конкурс үткәрү вакытында конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Юстиция
министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы Татарстан Республикасы юстиция министрының "Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына
кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәне раслау хакында" 2018 елның 28 июнендәге 55 од номерлы боерыгы белән расланганнигезләмәдә каралган тест нәтиҗәләре һәм шәхси әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.
Кандидат тестка әзерләнү өчен "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/.