Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында онлайн режимында узган матбугат конференциясендә катнашты.
Айнур Галимов республикада яңа коронавирус инфекциясе таралу чорында кабул ителгән чикләү чаралары турында сөйләде, шулай ук урамга спорт белән шөгыльләнү өчен чыгарга мөмкинлек бирүче яңа максат өстәлүгә бәйле мәсьәләләрне аңлатты.
Министрның беренче урынбасары шулай ук чикләү чараларын йомшарту республикадагы санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып башкарылачак, дип билгеләп үтте.
Матбугат конференциясе ММЧ вәкилләре катнашында онлайн режимда узды.
Конференция язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://www.youtube.com/watch?v=aPfnupNZ85I&feature=youtu.be