Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфага конкурс игълан ителде

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

2020 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече вазыйфасына конкурс игълан ителә.

Квалификация таләпләре: «Юриспруденция», «Хокук белеме», «Хокук саклау эшчәнлеге» юнәлеше (белгечлеге) буенча һөнәри белем.  

Вакантлы вазыйфа турында мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/  

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм кирәкле документлар конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан 2020 елның 26 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 223-07-87.

Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 10 июнендә (якынча) булачак.
 

Конкурс үткәрү вакытында конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертелүгә) конкурс үткәрү турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2018 елның 28 июнендәге 55 од номерлы боерыгы белән расланган  Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертелүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәдә каралган тест нәтиҗәләре һәм шәхси әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.

Кандидат тестка әзерләнү өчен «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/http://gossluzhba.gov.ru/   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International