Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар

12 май 2020 ел., сишәмбе

ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнаштылар.

Министрның беренче урынбасары Айнур Галимов, министр урынбасары Надежда Рагозина һәм эшләр идарәчесе Наил Латыйпов белән бергә, шәһәрнең Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы каршындагы мәйданда Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Шулай ук Министрлык хезмәткәрләре Казанның Яңа Татар зиратында булдылар, анда министрлыкның элеккеге җитәкчеләре – Таҗетдинов Әнәс Габдулла улы, Хәлиуллин Бәйрәмгали Хәлиулла улы һәм Петр Денисович Бурда каберләренә чәчәкләр салдылар.

Ел саен Министрлык коллективы «Үлемсез полк» акциясендә һәм Җиңү көненә багышланган башка чараларда катнаша. Быел эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, хезмәткәрләр, геройларыбызны искә алып, яңа форматта узган акциядә катнаштылар. Моннан тыш, социаль челтәрләр битләрендә һәм ведомствоның рәсми сайтында #бергаилә тарихыуртакҖиңүтарихы сәхифәсе эшләтеп җибәрелде, анда Министрлык хезмәтәрләре сугыш юлын узган туганнары һәм якыннары, аларның батырлыклары  турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования