"Коррупциягә каршы бергә!» коррупцигә каршы халыкара яшьләр социаль конкурсы

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

2020 елның 1 маенда "Коррупциягә каршы бергә!" коррупцигә каршы халыкара яшьләр социаль конкурсы башланып китте. Аны Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра.

Татарстан Республикасы ел саен халыкара һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрелә торган,  гражданнар һәм яшь буын арасында коррупциягә каршы караш формалаштыру буенча агарту һәм тәрбия эшенә юнәлдерелгән чараларда актив катнаша.

Конкурста катнашырга 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган барлык татарстанлыларны чакырабыз. Конкурс эшләрендә җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең заманча дәүләт механизмнарын, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырырга кирәк.

Эшләр 2020 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр конкурсның рәсми сайтында, ике номинациядә - "Иң яхшы плакат" һәм "Иң яхшы видеоролик" номинацияләрендә кабул ителәчәк.

Конкурста катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында теркәлү узарга, теркәлү формасын тутырырга һәм конкурс кагыйдәләре белән үз ризалыгыңны расларга, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат, теркәлү формасы һәм конкурс кагыйдәләре сайтта урнаштырылган http://www.anticorruption.life/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International