Гавриил Державин исемендәге республика премиясе юристларга юриспруденция өлкәсендә фәнни тикшеренүләр (монографияләр) өчен, шулай ук, әдәбият өлкәсендә иҗтимагый танылу алган, рус һәм (яки) татар телләрендә иҗат ителгән һәм Гавриил Романовичның иҗатын популярлаштырган әсәрләре өчен язучыларга бирелә.
Эшләр соңгы биш ел дәвамында, әмма премиягә тәкъдим ителгәнчегә кадәр бер елдан да соңга калмыйча басылырга тиеш. Премияне алу өчен эшләр республиканың дәүләт хакимияте башкарма органнары, оешмалар (шул исәптән фәнни һәм иҗтимагый оешмалар, югары белем бирү мәгариф оешмалары, театрлар, музейлар, китапханәләр, мәдәни-ял оешмалары), шулай ук җирле үзидарә органнары тарафыннан тәкъдим ителә. Премиягә аерым автор, шулай ук биш кешедән торган авторлар коллективы тарафыннан нәшер ителгән эшләр тәкъдим ителә.
Премияне алу өчен материаллар 23 майга кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33.
Тулырак мәгълүмат: (843) 264-74-73. https://mincult.tatarstan.ru/rus/