Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында "Һөнәргә кереш" программасы буенча республиканың җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләре өчен агымдагы елда беренче стажировка мәйданчыгы булды.
"Һөнәргә кереш" программасы суд эшен башкару, архив эшен алып бару, шулай ук "Җәмәгать судьялары" программа комплексында эшләү мәсьәләләре буенча белем һәм һөнәри күнекмәләр алуны күздә тота.
Эпидемиологик вәзгыять уңаеннан барлык 42 тыңлаучы өчен укулар видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.