Судьялар советы утырышында республика җәмәгать судьялары аппаратларында кадрлар резервын формалаштыру, вакантлы һәм вакытлы вазыйфаларга кандидатлар сайлау буенча Юстиция министрлыгы тарафыннан алып барыла торган эш турында юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина сөйләде.
Юстиция министрлыгы тарафыннан анкеталар һәм резюмелар җыю һәм эшкәртү эше алып барыла, эш эзләү белән шөгыльләнүче кандидатлар белән индивидуаль әңгәмә формасы гамәлгә ашырыла. Дәгъва кылучыларга хәзерге вакытта булган вакансияләр яки Казан шәһәре җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре заявкалары буенча формалаштырылган вакытлы вазыйфалар тәкъдим ителә. Кандидатларның мәгълүматлар базасы конкурс, аттестация һәм башка чаралар вакытында үзләрен уңай яктан күрсәткән гражданнар белән тулылана, дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Анкеталарны эшкәртү һәм вазыйфаларга кандидатлар сайлау эшеннән тыш, бүгенге көндә республика вузлары белән актив хезмәттәшлек алып барыла. Дәүләт хезмәтенә җәлеп итү максатыннан Министрлык җитәкчелеге тарафыннан югары уку йортлары студентлары белән ел саен очрашулар үткәрелә.
Утырыш Роман Гафаров рәислегендә онлайн-режимда узды.