2020 елның 23 маенда "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2020 елның 23 маендагы 153-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде. Әлеге закон нигезендә "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында" 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Сайланырга хокукы булмаган гражданнар исемлеге киңәйтелде (67-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясындагы 3.2 пунктының 1 пунктчасы). Әлеге исемлеккә тавыш бирү көнендә уртача авырлыктагы җинаятьләр буенча, аерым алганда, кеше урлау; алдан сүз куешу буенча бер төркем затлар тарафыннан кредит бирү өлкәсендә; мошенниклык, талау һәм башкалар буенча җинаять кылган булып санала торган гражданнар кертелгән.
4 статьяның 3.2 пунктының 1 пунктчасында санап үтелгән уртача авырлыктагы җинаятьләр буенча хөкем ителгәнлеге булуга бәйле рәвештә пассив сайлау хокукы чикләнгән граждан, сайлаулар вакытында пассив сайлау хокукы чикләүләрнең гамәлдә булу вакыты чыккан очракта, закон белән билгеләнгән тәртиптә кандидат итеп күрсәтелергә хокуклы (67-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясындагы 3.3 пункты).
Әгәр муниципаль сайлаулар уздыру елына алдагы елның 1 июленә сайлау округында сайлаучылар саны вәкиллегенең уртача нормасыннан 20% ка артса, муниципаль берәмлек Советы сайлауларны оештыручы сайлау комиссиясе тәкъдиме буенча сайлау округларының гамәлдәге схемасына үзгәрешләр кертергә хокуклы (67-ФЗ номерлы Федераль законның 18 статьясындагы 7.2 пункты). Бу кагыйдә 2020 елның 14 сентябреннән үз көченә керә (153-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясындагы 3 өлеше).
67-ФЗ номерлы Федераль законның 66 статьясы сайлаучының, референдумда катнашучының "дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы" дәүләт мәгълүмат системасын кулланып тавыш бирү өчен бинадан тыш тавыш бирү хокукын билгеләүче 5.1 пункты белән тулыландырылды.
Үзгәрешләр, 67-ФЗ номерлы Федераль законның 18 статьясындагы 7.2 пункты нигезендә сайлаучылар саны арткан очракта, сайлау округларының гамәлдәге схемасын билгеләүче муниципаль норматив хокукый акт кабул итүне таләп итә. 153-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр әлеге закон үз көченә кергәннән соң – 2020 елның 23 маеннан соң билгеләнгән сайлауларны әзерләү һәм үткәрү вакытында кулланыла.