Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс йомгаклары

2020 елның 9 июне, сишәмбе

2020 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында түбәндәге конкурслар узды:

1) Юстиция министрлыгы аппаратында вазыйфаларның әйдәүче төркеменә кадрлар резервына кертелүгә 2 дәгъвачы катнашты.

Конкурс комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының әйдәп баручы төркеме вазыйфаларына  Исхакова Альбина Рәфкать кызын кертү турында карар кабул ителде;

2) Юстиция министрлыгы аппаратында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга 2 дәгъвачы катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән җиңүче дип Баландов Евгений Николаевич танылды.

Конкурс комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының кадрлар резервы составына вазыйфаларның әйдәүче төркеменә Тепитов Алмаз Рөстәм улын кертү турында карар кабул ителде.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында "Россия юристлары ассоциациясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе Минфаикъ Вафин, Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе , Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры Әнәс Гатауллин, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны Валентин Ганчурин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International