"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясе президиумы утырышы

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы" Ассоциациясе президиумының онлайн режимда узган утырышында катнашты.

Утырыш барышында муниципалитетлар эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре, шул исәптән муниципаль берәмлекләрдә балалар һәм яшьләрне ял иттерү һәм сәламәтләндерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук республика муниципаль берәмлекләренең инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингы буенча фикер алыштылар.

Утырыш "Муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International