Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру буенча семинар

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты белән берлектә «Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру» темасына онлайн режимында семинар үткәрелде.

Семинар административ җаваплылыкка тарту һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча төп нигезләмәләрне ачуны, административ эш алып бару һәм административ хокук бозу турындагы эшне карап тикшерү белән бәйле типик хәлләрне аңлатуны күздә тота.

Семинарда муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары, шулай ук административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар катнашты.

Семинар ачылышында шулай ук юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе җитәкчесе Игорь Привалов һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеш секторы мөдире Андрей Беденьгов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International