Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс нәтиҗәләре

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Юстиция министрлыгында җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече вазыйфасын биләп торуга конкурс узды. Конкурста катнашу өчен 7 претендент гариза биргән, шуларның берсе конкурска килмәгән. 

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе конкурсның җиңүчесе дип Русаков Никита Васильевичны таныды. Моннан тыш, конкурс комиссиясе тарафыннан вазыйфаларның өлкән төркеменә кертелгән вазыйфаларга Юстиция министрлыгы аппаратының кадрлар резервы составына кертү турында карар кабул ителде:

Габидуллина Айзирәк Ринат кызын;

Соловьев Николай Михайловичны;

Хәйруллина Айгөл Вәгыйз кызын.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе Минфаик Вафин, Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры Әнәс Гатауллин, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны Валентин Ганчурин катнаштылар.

Куркынычсызлык чараларын үтәү максатыннан утырыш онлайн-режимда узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International