Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин министр урынбасары Надежда Рагозина белән бергә бүген Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы – республиканың баш суд приставы Әнвәр Закиров һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Михайлов белән эшлекле очрашу уздырды.
Очрашу барышында республиканың җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү өлешендә уртак эшчәнлек алып бару мәсьәләләре, аерым алганда, суд участокларын кул металлодетекторлары белән тәэмин итү, биналарның террорчылыкка каршы ныгытылуы буенча үзара хезмәттәшлек, шулай ук суд участокларында янгынга каршы һәм террорга каршы куркынычсызлык буенча уртак өйрәнүләр үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе белән уртак эш Юстиция министрлыгы тарафыннан даими нигездә оештырылган, бу исә гражданнарның республика җәмәгать судьяларының суд участокларында үзләрен уңайлы һәм куркынычсыз тоюларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.