Биектау муниципаль районы cоветының 52 нче утырышы

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Биектау муниципаль районы cоветының 52 нче утырышында катнашты, аның барышында район халкын 2020 елның юбилей һәм әһәмиятле даталары, шулай ук Биектау районы төзелүгә 85 ел тулу белән котлады.

Шулай ук Рөстәм Заһидуллин Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садыйков белән бергә традицион сайлау участокларының РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумхалык тавыш бирүенә әзерлеген дә бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International