Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкның башлангыч профсоюз оешмасы әгъзалары җыелышы узды, аның барышында 2020 елның 6 ае эчендә һөнәр берлеге эшенә башлангыч йомгак ясалды.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин коллективны Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу белән котлады, шулай ук министрлык һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә күпьеллык хезмәтләре һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен истәлекле билгеләр тапшырды.
Министрлык коллективы хезмәткәрләрне лаеклы бүләкләре белән котлый!