"Республика башкарма хакимият органнары төзелүнең 100 еллыгы турында" ТР Министрлар Кабинеты утырышы

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республика Хөкүмәте торгызылуның һәм үсешенең хокукый һәм тарихи аспектлары турында сөйләде. 


«Республика башкарма хакимият органнары төзелүнең 100 еллыгы турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук хезмәт ветераннары Зөфәр Бохараев, Илгиз Хәйруллин, Рево Идиатуллин, Адилә Конюшева, Илдус Тарханов һәм Минтаһир Минһаҗев катнашында узды. Рөстәм Заһидуллин үз чыгышында Татарстанның һәм аның Хөкүмәтенең тарихи нигезләре турында сөйләде.

«Безнең республика йөз еллык тарихында катлаулы юл узды һәм Россия Федерациясенең иң динамик үсештәге субъектларының берсе булды. Республика тарихы - драматик һәм данлы вакыйгалар, берничә буын хезмәт казанышлары елъязмасы ул, алар аны үзенең акылы, тырышлыгы, таланты, фидакарьлеге белән иҗат иткән», - диде Рөстәм Заһидуллин.


100 ел элек, нәкъ  шушы көнне, республикабызның туган көнен  бәйрәм итү традициясенә нигез салынды. Моннан нәкъ 100 ел элек АТССР хакимияте органнары оеша. Бу тарихи әһәмиятле вакыйгалар Татарстанның социаль һәм икътисади үсеш юлын билгеләделәр. Бүген бу вакыйгалар һәм республикабызны торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр турында тарихны саклау өстенлекле бурыч булып тора. 

 

Юстиция министрлыгы барлык татарстанлыларны бәйрәм белән котлый!

Татарстан Республикасының туган көне белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International