2020 елның 30 июнендә 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы була.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
1. 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты үткәргән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре турында.
2. 2019 ел өчен Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырылган белешмәләр хакында.
3. Бюджет акчаларының максатчан һәм нәтиҗәле кулланылышына эчке финанс контролен һәм аудитны гамәлгә ашыру турында.
4. Җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен тикшереп тору вакытында коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәү турында.
5. 2020 елның 1 яртыеллыгы өчен 2018-2020 елларга коррупциягә каршы торуның милли планын үтәү турында.
6. 2019 елда Татарстан Республикасында коррупциянең торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында.