Дәүләт программасының үтәлешен мониторинглау мәсьәләләре буенча киңәшмә

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Бүген 2020 елның I яртыеллыгында программа чараларын үтәү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм дәүләт программасының үтәлешен мониторинглау мәсьәләләре буенча киңәшмәдә II яртыеллыкка бурычлар билгеләделәр.

Киңәшмә онлайн-режимда юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә узды. Анда ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре Салават Рәхимов һәм Равия Шрша, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм “Бизнес коррупциягә каршы” иҗтимагый процедуралар үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре катнаштылар.

Киңәшмә барышында «2015-2023 елларда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм икенче яртыеллыкка өстенлекле бурычлар билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International