"Гражданнарның хокуклары һәм ирекләре, аларны яклау формалары һәм алымнары мәсьәләләре буенча хокукый белем бирүдә инновацион технологияләр" Бөтенроссия конкурсы

2020 елның 3 июле, җомга

Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән үткәрелә торган "Гражданнарның хокуклары һәм ирекләре, аларны яклау формалары һәм алымнары мәсьәләләре буенча хокукый белем бирүдә инновацион технологияләр" Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

2020 елда Конкурс өченче тапкыр үткәрелә һәм халыкның хокукый культурасын формалаштыруга ярдәм итүгә, яшьләрне гражданнарны хокукый агарту процессына җәлеп итүгә, мәгълүмати җәмгыятьтә хокукый белемнәрне таратуның яңа формаларын һәм ысулларын эзләүгә, интеллектуаль потенциалны стимуллаштыруга юнәлдерелгән.

Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнәчәк:

иң яхшы сайт /хокукый белем бирү буенча IT-контент;

хокукый агарту буенча иң яхшы мобиль кушымта;

белем бирү учреждениеләре өчен "Кеше хокуклары, аларны яклау формалары һәм алымнары" темасына иң яхшы интерактив укыту программасы;

хокукны иң яхшы визуализацияләү (инфографика);

кеше хокуклары турында иң яхшы видеоролик;

хокукый тематикага материалларның иң яхшы электрон китапханәсе.

Конкурста катнашу өчен эшләр 2020 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат, Нигезләмә һәм гариза формасы белән сайтта танышырга мөмкин: ombudsmanrf.org

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International