Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән аттестация комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең функциональ бурычларын үтәргә әзерлек дәрәҗәләрен, һөнәри потенциалын ачыклауга юнәлдерелгән. Асылда, аттестациянең төп максаты - хезмәткәрнең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләү.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 6 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 1 аттестацияләнүче – өстәмә һөнәри белем алу шарты белән, 3 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителә.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында "Россия юристлары ассоциациясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы Минфаикъ Вафин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры Әнәс Гатауллин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International