Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен «Гражданнарның үзара салым мәсьәләләре: җыеннар үткәрү, җыен нәтиҗәләрен рәсмиләштерү, түләнмәгән үзара салым акчаларын түләттерү» темасына онлайн - кабул итү үткәрде.
Видео аша кабул итү барышында Министрлыкның җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова җирле үзидарә хезмәткәрләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, шулай ук практикада килеп туган проблемалы мәсьәләләр каралды.