Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов бүген ТР Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында катнашты.
Утырыш барышында җирле үзидарә турында республика законнарына, республиканың аерым закон актларына, шулай ук муниципаль хезмәт турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү күздә тотылган закон проектлары тикшерелде. Моннан тыш, утырыш кысаларында Комитетның агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды.