Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия"

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, Юстиция министрлыгында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча “Кайнар линия”  эшләвен дәвам итә.

Республика халкына мәгълүмати-консультацион ярдәм күрсәтү максатыннан “Кайнар линия” оештырылды, анда түбәндәге мәгълүматны алырга мөмкин:

- түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар категорияләре турында;

- кирәкле документлар исемлеге турында;

- түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләтнеке булмаган һәм дәүләт системасында катнашучылар тарафыннан гражданнарны кабул итү вакыты һәм урыны турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International