Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов "Кодекс" мәгълүмат системасының "Төбәк законнары аналитигы" автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы" темасы буенча онлайн-режимда семинар-киңәшмә үткәрде.
Чарада ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиәхмәтов, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясенең юридик идарәсе баш белгече Анастасия Әхмәтвәлиева катнашты.
Җирле үзидарә органнары тарафыннан 2020 елның I яртыеллыгында "Төбәк законнары аналитигы" АМСын куллану мәсьәләләре буенча җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов чыгыш ясады.
Мөхәррәм Ибәтов Әлки, Алабуга, Зәй, Яңа Чишмә, Саба районнары вәкилләренең хисапларын тыңлады һәм "Кодекс" мәгълүмат системасын куллану буенча җаваплы затларга күрсәтмәләр бирде.