Җәмәгать судьялары аппаратларына яңа кабул ителгән хезмәткәрләр өчен стажировка мәйданчыгы

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында "Һөнәри белемгә кереш" программасы буенча республиканың  җәмәгать судьялары аппаратларына яңа кабул ителгән хезмәткәрләр өчен стажировка мәйданчыгы узды.

"Һөнәри белемгә кереш"  программасы суд эшен башкару, архив эшен алып бару, шулай ук "Җәмәгать судьялары" программа комплексында эшләү мәсьәләләре буенча белем һәм һөнәри күнекмәләр алуны күздә тота.

Эпидемиологик вәзгыять уңаеннан барлык 27 тыңлаучы өчен укулар видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International