2020 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәгендә гражданнарны кабул итү оештырылды.
Чара нәтиҗәләре буенча 4 граждан түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, алар алиментлар, пенсия түләүләре, опека һәм попечительлек органнарының гамәлләре (гамәл кылмау) мәсьәләләре буенча сораулар бирделәр.
Гражданнарны Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе вәкилләре һәм адвокатлар кабул итте.
Үзәк базасында кабул итү графигы белән Түләүсез юридик ярдәм / Гражданнарга / Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Кабул ителүгә язылу һәм тулырак мәгълүмат түбәндәге телефоннар аша: (843)223-02-13, (843) 292-26-96.